Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Орган залы» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе

Барысы да Казан дәүләт консерваториясенең «Ригер-Клocc» фирмасы органыннан башланып китә. Ул орган шәһәргә Президент Минтимер Шәймиев инициативасы белән бүләк ителгән. Техник характеристикалар буенча орган урнаштыру өчен идеаль рәвештә туры килә торган бина да табыла. Хакимият башлыгының 1997 елның 19 декабрендәге 2248 номерлы карары нигезендә «Россия» кинотеатрында реконструкция эшләре башлана.

«Татинвестгражданпроект» фирмасы тарафыннан эшләнгән проектны генераль подрядчик – «Капиталь төзелеш идарәсе» ААҖе гамәлгә ашыра. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан була. Залны реконструкцияләү эшенә Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Рубин Абдуллин бәяләп бетермәслек зур өлеш кертә.

Чехиянең орган җитештерү заводы белгечләре көче белән бездәге орган тулысынча яңартыла һәм камилләштерелә. МНИИП белгечләре бәяләмәсенә караганда, акустик күрсәткечләре буенча безнең зал – Россиядә иң яхшысы. Органны монтажлау һәм реконструкцияләү эшләре Рене Клим әфәнде җитәкчелегендәге «RIHGER-KLOSS VARHANY» фирмасы тарафыннан башкарыла. «RIHGER-KLOSS VARHANY» фирмасы Крнов шәһәрендә урнашкан һәм торбалы органнар җитештерү белән шөгыльләнә. Бу фирма үзенең озын да, кызыклы да тарихы белән горурлана ала.

Бөтен Силезиядә танылган күренекле органчы Франц Ригер органга нигез салучы була. 1873 елда ул абыйсы Отто белән Венадагы Халыкара күргәзмә өчен «ОПУС 1» дип аталган беренче торбалы орган җыелган остаханә ача. Әлеге музыка уен коралы гаять зур кызыксыну уята һәм алар Париж Халыкара ярминкәсе өчен чираттагы олы уен коралын ясыйлар. Париж күргәзмәсе фирмага танылу гына алып килеп калмый, ә бәлки чит илләрдән заказлар да алына башлый. Шулай итеп, Крнов шәһәрендә фабрика төзүгә ихтыяҗ туа.

1880 елда император Франтишек Йозеф I Отто Ригерны Рыцарь тәресе белән бүләкли, ә фабрикага «Придворный поставщик» дигән титул бирелә. Рим Папасы Лев XII Отто Ригерга «Орден Святой могилы» дигән рыцарь исеме бирә.

Бүгенге көндә «RIHGER-KLOSS VARHANY» фирмасы 3722 орган җитештергән һәм ул торбалы органнар җитештерү һәм аларны экспортка чыгару буенча дөньяның алдынгы җитештерүчеләре исәбенә кертелгән.

Адресы: 423827, Яр Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 8
Телефоны: +7 (8552) 54-02-45 
E-mail: organ_zal@mail.ru 

Урнашкан урынын Яр Чаллы шәһәре картасыннан карарга 

Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында Орган залының электрон адресы: http://nabchelny.ru/organ

Директоры – РЕШЕТНЯК Лидия Евгеньевна
Тел.: (8552) 54-02-45, 54-02-53

Сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты ЛЕРМАН Игорь Михайлович
Тел.: (8552) 70-16-48

Директор урынбасары – АРТЁМОВА Ольга Вячеславовна
Тел.: (8552) 54-43-10

Дизайнеры – САФИУЛЛИН Леонид Кимович
Тел.: (8552) 54-67-86

Администраторлар

Тел.: (8552) 54-43-10

КАССА
Тел.: (8552) 54-09-65

Рәсми сайты: organ-chelny.ru


Хезмәткәрләр:


Четверг, 29 сентября 2022, 15:06